Кичә Әтиләр көне уңаеннан Алабуга мөхтәсибәте “Батыр-Фитнес” спорт комплексы белән берлектә волейбол буенча турнир үткәрде.
Ярышларда Милли мәгариф үзәге – 1нче гимназия, 2нче гимназия, “Адымнар-Алабуга”, 10нчы күппрофильле лицей, Лекарево урта мәктәбе һәм Алабуга мөхтәсибәте командалары катнашты.
Сүз уңаеннан, беренче тапкыр уздырылган әлеге турнирның үзенчәлеге – катнашучыларның составында: җыелма командаларда иңгә-иң куеп әтиләр һәм балалар уйнады.
“Мондый турнирның максаты – бердәмлектә, ягъни әтиләр һәм балаларның бергә буш вакытларын үткәрүдә, гаилә бәйләнешләрен ныгытуда. Өстәвенә, мондый ярышларда команда рухы туа. Һәм бу плюс кына”, – дип билгеләп үтте Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.
Турнир нәтиҗәләре:
1нче урын – 10нчы күппрофильле лицей;
2нче урын – Лекарево урта мәктәбе;
3нче урын – Алабуга мөхтәсибәте.
Барлык призерлар да кубоклар, медальләр, грамоталар һәм “Батыр-Фитнес” спорт комплексына сертификатлар белән бүләкләнде.
Фотосурәтләр: Алабуга мөхтәсибәте.