Бүген, 10 октябрьдә, изге җомга көнендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт хәзрәт Бикмаев чакыруы буенча Дондагы Ростов шәһәрендәге Җәгъфәр хәзрәт Бикмаев исемендәге Җәмигъ мәчетендә булды. Монда Камил хәзрәт җомга вәгазен сөйләде һәм җомга намазы үткәрде. Ул вәгазендә Пәйгамбәрнең ﷺ сөннәтенә иярүнең мөһимлеге турында бәян итте. Камил хәзрәт быел Аллаһы Илчесенең ﷺ һиҗри буенча 1500 еллыгын билгеләп үтелүен һәм аның тормышындагы иң истәлекле һәм гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләде, Илче ﷺ үрнәгенә иярүнең ике дөньяда да бәхеткә юл икәнлеген ассызыклады.
Ростов мөселманнары эчтәлекле вәгазьдән соң Камил хәзрәткә ияреп җомга намазын укыды.