Казанда Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумына 500дән артык мөгаллим җыелачак

30 сентябрь 2025 ел 09:49
Казанда Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумына 500дән артык мөгаллим җыелачак

2025нче елның 22-25нче октябрендә Россия ислам институты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәлектә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә төрле илләрдән кунаклар катнашында “Россиянең мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” дип исемләнгән II Бөтенроссия симпозиумы үткәрәчәк. Симпозиум кысаларында Татарстанның мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак: анда 500дән артык укытучы, Татарстан мөселман мәгарифенең башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмалары җитәкчеләре, шулай ук халыкара ислам мәгариф үзәкләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Ел саен үткәрелә торган форум ислам мәгарифе белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Аерым алганда, форумның беренче көнендә – 22нче октябрьдә – мәчет каршындагы курсларда, мәчетләрнең үзләрендә һәм мөхтәсибәтләрдә файдаланыла торган тәҗрибә үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, ә икенче көнне – 23нче октябрьдә – фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак. Форумнда шулай ук дини уку йортлары мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләрен, дин әһелләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен бүләкләү көтелә.

Исегезгә төшерәбез, октябрь аеннан Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Быел барлык теләүчеләр өчен бушлай дәресләр Казанның 29 мәчетендә үткәреләчәк. Тулы исемлек белән биредә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы