Казанда 1 октябрьдә яшь мөслимә киленнәр өчен курслар башлана

29 сентябрь 2025 ел 11:46
Казанда 1 октябрьдә яшь мөслимә киленнәр өчен курслар башлана

2025 елның 1 октябрендә Диния Нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган проектларның берсе – "Яшь килен” курсларының 13 нче агымы офлайн форматта үз эшен башлап җибәрә. Анда 60 мөслимә катнаша.

2019 елда нигез салынган һәм һәр агым саен кызыклырак була барган киленнәр мәктәбе Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәре гыйлемнәренә нигезләнгән.

“Яшь килен” – мөслимәләргә белем бирү һәм гаилә коруга рухи яктан әзерләү өчен төзелгән сигез атналык программа. Проект мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла һәм никахка керү мәсьәләләрен шәригатькә һәм татар халкы гореф-гадәтләренә нигезләнеп карый.  

Мөслимәләрне биредә академик белемнәргә ия булган танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһәр, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, никах килешүе, яшь гаиләдә проблемалар, иреңнең туганнары белән аралашу, хатын-кыз сәламәтлеге, мөслимәнең үзенең акчасы, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә.

Шулай итеп, кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк. Алар белән юристлар, табиблар, галимнәр һәм башка белгечләр эшләячәк.

Оештыручылар, Казанның кызыклы урыннарында очрашулардан тыш, мәгълүмат нәтиҗәлерәк һәм җиңелрәк үзләштерелсен өчен, видеодәресләр һәм текстлар әзерләде. Курсларда катнашучылар, аларны мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп, тестларны чишеп, белемнәрен ныгытачак. Дәресләр атна саен оештыручылар булдырган махсус каналда туплана. Мөслимәләр шулай ук эмоциональ интеллект һәм көнкүрешне сөннәткә нигезләнеп алып бару буенча марафоннарда катнашачак, гамәли психология буенча китаплар укыячак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы