Бүген, 25 сентябрьдә, Мәрҗани мәчетендә «XIV Якупов укулары» төбәк конференциясе узды. Якупов укуларының аеруча дулкынландыргыч өлеше «Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү булды. “Таян Аллаһка!” бөтенроссия әдәби бәйгесен 2010 елда танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла Якупов башлап җибәргән иде.
Бәйгене Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналы белән берлектә Россиядә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, иҗади эшчәнлеген үстерү максатыннан үткәрә. Конкурста Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша алды. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве торды. Быел бәйге шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма номинацияләрендә үтте.
Конкурста җиңүчеләр бүген Татарстан Мөфтиенең беренче урынбсары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм “Гаилә һәм мәктәп” һәм “Мәгариф” журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова кулыннан дипломнар һәм бүләкләр алды.
“Таян Аллаһка!” әдәби бәйгесенең 2024-2025 елгы йомгаклары:
Шигърият:
1 урын – Идрисова Алсу Васыйл кызы (Татарстан Республикасы, Балтач)
2 урын – Нуруллина Ильмира Рафаэль кызы (Татарстан Республикасы, Яшел Үзән)
3 урын – Вәлишина Лилия Рәис кызы (Татарстан Республикасы, Арча).
Чәчмә әсәр:
1 урын – Галиуллина Лилия Әнвәр кызы (Татарстан Республикасы, Казан)
2 урын – Насыйбуллина Гөлфия Локман кызы (Татарстан Республикасы, Яр Чаллы)
3 урын – Моратова Галия Габдулла кызы (Татарстан Республикасы, Әгерҗе)
Публицистик язма:
1 урын - Хуҗиева Эльмира Илхат кызы (Татарстан Республикасы, Казан)
2 урын – Корманова Илүзә Фирдәүс кызы (Татарстан Республикасы, Казан)
3 урын – Мингалиева Фирая Нәгыймулла кызы (Татарстан Республикасы, Мамадыш)
Бәйгедә җиңгән иң яхшы эшләр “Гаилә һәм мәктәп” журналы битләрендә һәм сайтында дөнья күрәчәк.