«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондында Президент грантлары фонды тарафыннан хупланылган «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проектын 2025-2026 елларда гамәлгә ашыруга багышланган матбугат җыелышы узды. Фондның күрү сәләте чикләнгән кешеләрне социаль яктан тормышка яраклаштыру проекты, 2025 елның икенче бәйгесендә җиңү яулап, 10 млн сумнан артык ярдәм алды.
Матбугат очрашуында «Ярдәм-Помощь» фонды вице-президенты, тернәкләндерү үзәге директоры, «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты авторы һәм җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова проектның тарихы, аның хәзерге вакытта гамәлгә ашырылуы, социаль тернәкләндерү юнәлешен үстерү планнары турында сөйләде.
Чарада Россиядә һәм БДБ илләренән килгән күзе күрмәүчеләр һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләр дә чыгыш ясады. Матбугат җыелышында бу проектка ярдәм итүче оешмалар да катнашты.
Җыелышның төп бурычы – сукырларга ярдәм итү идеясен, мәрхәмәтлелек юлын киң җәмәгатьчелеккә таратып, җәмгыятьнең игътибарын мохтаҗларны тернәкләндерү, тернәкләндерү һәм җәмгыятькә җайлаштыру эшенә юнәлтү иде.
Фонд каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен махсус курслар Президент гранты ярдәмендә дәвам итәчәк. Тернәкләндерү үзәгенә күрмәүчеләр төрле төбәк һәм илләрдән килә. Татарстан башкаласында алар Луи Брайль системасын өйрәнә, хәрефләрне зурайтып күрсәтүче экраннар аша укый, компьютерны, телефонны үзләштерә, спорт белән шөгыльләнә, дини белем ала. Курслар аралашу, тирә-якка яраклашу сәләтен, төп көнкүреш гадәтләрен формалаштыра.
Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешене гадәти тормышка өйрәтү. Күп кенә сукырлар ялгызлык, бер кешегә дә кирәк булмау, бер әйбер дә эшли алмау хисен кичерә. Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп юнәлеше булып аларны социаль тернәкләндерү тора. Шулай ук кешене җәмгыятьтә бәйсез тормышка өйрәтү, ялгызлыктан котылырга булышу – төп максатларның берсе.
«Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты 2006 елда эшли башлады.Тәҗрибә туплап, методикалар төзеп, белгечләр булдырылды. 2025 елда ул яңа көч белән үз эшчәнлеген дәвам итә.
«Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды матбугат хезмәте.