22-23 сентябрьдә Мәскәүдә Халыкара катнашлыктагы «Муса Бигиев: тормыш, мирас, тикшеренүләр» темасына Х «Бигиев укулары» теология фәнни-мәгариф конференциясе уза. Конференция Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ һиҗри буенча 1500 еллыгына, Муса Бигиевнең тууына – 150 ел, Каюм Насыйриның тууына – 200 ел, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңартылган комплексын тантаналы ачуга 10 ел тулуга багышланган. Конференцияне РФ мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.
Укуларда Россия һәм чит илләрдәге дин әһелләре, әйдәп баручы теологлар, Бигиев мирасын өйрәнүчеләр, Коръән белеме, көнчыгышны һәм исламны өйрәнү өлкәсендәге тикшеренүчеләр, дәүләт хакимияте органнары, фән һәм мәгариф оешмалары вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре катнаша.
Конференциянең пленар утырышында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Ул Мөхәммәд Мостафа пәйгамбәрнең (ﷺ) һиҗри буенча 1500 еллыгының барлык диннәрне тотучыларга мәңгелек идеаллар турында искә төшерүен һәм аның сөннәтенең актуальлеген ассызыклавын әйтте. Аның фикеренчә, сөннәткә иярү – милләтара һәм динара тынычлыкны, халыклар арасындагы татулыкны ныгытыр, җәмгыятьтә социаль гаделлек урнаштырыр һәм үзара хөрмәт булдырыр иде.
Алга таба Камил хәзрәт реформатор, татар галиме, галимнәр арасында абруйлы Муса Җәруллаһ Бигиевнең күренекле фәнни-дини эшчәнлеге турында сөйләде: "Аның "Тайибатүн Нәшр фил Әшр", "Акыләтул атраб" китабына язган шәрхе, "Шатыйбия", "Тарихуль Коръән вә Мәсәхиф", «Вәши’а» бөек теологиясе һ.б. хезмәтләре үз вакытында мөселман җәмәгатьчелеге тормышында зур вакыйгага әверелде һәм бүгенге көндә дә фундаменталь ислам фәнни-дини тикшеренүләренә карый", – диде Мөфти.
– Бигрәк тә Муса Бигиевның Россиядә Коръән бастыру традицияләрен формалаштыруга керткән өлеше бәяләп бетергесез, – диде Камил хәзрәт. – 2023 елда Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур" нәшрият йортында без аның «Тасхих расм хатт әл-Коръән» хезмәтенең гарәп теленә тәрҗемәсен бастырдык. Бу – татар дин гыйлеме һәм Коръән бастыру традицияләренең инкыйлабка кадәр югары дәрәҗәдә үсеш алганлыгын дәлилләүче кыйммәтле чыганак. Китап «Расм Госмани» стандартларына туры китереп бастырылган һәм дин галимнәре тарафыннан дөнья күләмендә танылган беренче басма Коръәнгә багышлана. Әмма мүсхәфнең алдагы басмалары «расм әл-кыяси» нигезендә бастырыла һәм Муса Бигиев һәм башка зур татар галимнәре Расмга туры килмәве турында ачыктан-ачык белдерә һәм төзәтергә хыяллана. “Тасхих расм хатт...”та берничә дистә хата теркәлгән. Шуңа күрә без бу китапны Татарстан Диния нәзарәтендә яңартылган "Казан басмасы"н әзерләгәндә нигез итеп алдык. Без, "Казан басмасы" аутентик типография шрифтын компьютер шрифтына үзгәртеп кенә калмадык, Муса Бигиев китабындагы барлык искәрмәләрне исәпкә алып, мүсхәфне Коръән бастыру буенча заманча стандартларга туры китердек. 2023 елда ул басылып чыкты".
Камил хәзрәт шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең Муса Бигиев каберен эзләү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде. 2023 елда, галим хезмәтләренә һәм шәхесенә хөрмәт йөзеннән, ул вакытта Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның Мисырдагы вәкиллеген җитәкләгән, ә хәзерге вакытта Татарстан Рәисе ярдәмчесе булып эшләүче Марат Илшат улы Гатин ярдәме белән, Муса Бигиевнең кабере Каһирәнең Әл-Карафа некрополендә Король төрбәсе территориясендә принцесса Хадичә төрбәсе янында урнашканлыгы ачыкланды. Бу галимнең исән чагында Король гаиләсендәге югары абруен күрсәтә.
Шунысы игътибарга лаек: Муса Бигиевнең кайбер фикерләре аның замандашлары – мөхтәрәм дин галимнәренең ачуын чыгарган: аның Тәмугның фанилыгы турындагы концепциясе Коръәннең хакыйкый асылына турыдан-туры каршы килә.
Фотосурәтләр: РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.