Татарстанда Гошер көне үтте. Акция дәвам итә

22 сентябрь 2025 ел 12:45
Татарстанда Гошер көне үтте. Акция дәвам итә

Ел саен Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте башлангычы белән гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе оештырыла. Әлеге акция авыл хуҗалыгы продукциясе – бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива уңышы җыеп алынганнан соң үткәрелә. Быел акция шимбә – 20нче сентябрь көненә туры килде.

Азык-төлек мохтаҗ кешеләргә тапшырылачак. Мисал өчен, Балык бистәсе мөхтәсибәте кичә беренче партия гошер сәдакасын Казан шәһәренең ислам уку йортларына алып килде. Көзге уңыш Яңавыл һәм Яңасала җирлекләрендә җыелды. Тулы “Газель” авыл хуҗалыгы нигъмәтләрен кабул итеп (2 тонна), “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре әлеге авыл халкына рәхмәтләрен җиткерде һәм дога кылды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Хәйрия кампаниясендә катнашырга яки азык-төлек ярдәме алырга теләүчеләр +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Мохтаҗларга гошер сәдакасын тарату исә җомга көненә – 26нчы сентябрьгә билгеләнгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы