Казанда абыстайлар милли мәдәниятне һәм гаилә традицияләрен саклауның мөһимлеге хакында фикер алышты

22 сентябрь 2025 ел 11:09
Казанда абыстайлар милли мәдәниятне һәм гаилә традицияләрен саклауның мөһимлеге хакында фикер алышты

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 29нчы көнендә (21нче сентябрьдә), Казанда милли мәдәниятне саклау һәм бу юнәлештә хатын-кызларның вазифасы мәсьәләләренә багышланган абыстайлар җыелышы узды.

Әлеге чарада Татарстан мөслимәләренең район бүлекләре җитәкчеләре һәм Казан мәчетләренең баш абыстайлары, шулай ук Ульян өлкәсеннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан кунаклар катнашты. Җыелышка Иран Ислам Республикасы һәм Төркия Республикасының Казандагы Баш консуллыкларыннан да вәкилләр килде. Шулай итеп, чарага барлыгы 100дән артык хатын-кыз җыелды.

Җыелышта мөслимәләр татар, иран, төрек, кытай милли ашларын тәкъдим итте. Алар шулай ук гаилә бәхете серләре белән уртаклашты, мәдәни аерымлыкларга карамастан, алар төрле илләрдә охшаш булып чыкты. Бу исә үз чиратында төрле халыкларның күңелен берләштерүче рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән традицияләрне бар дөньяда хатын-кызларның бәяләвен һәм җиткерүен күрсәтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы