Бүген Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерларының VIII Съезды барышында Казахстан Республикасы бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Ил Президенты Касым-Жомарт Токаев динара тынычлыкны һәм җәмгыятьтә татулыкны саклауга зур өлеш керткән шәхесләрне бүләкләп узды. Президент кулыннан Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездының мактаулы медален алды. Бу бүләк дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерларына, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренә динара багланышларны ныгытуга керткән зур хезмәтләре өчен бирелә.
Көмештән эшләнгән 925 пробалы медальдә дуслык һәм бердәмлекне символлаштыручы Астанадагы Тынычлык һәм Татулык Сарае һәм Казахстанның әһәмиятле символларының берсе булган “Астана-Байтерек” монументы сурәтләнгән. Медаль 2017нче елда гамәлгә кертелгән.