Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 3нче көнендә (26нчы августта), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга үз проектларын тәкъдим итү, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу, шулай ук гозерләрен җиткерү өчен килде.
Халыкны кабул итү барышында Мөфти укылмый калган намазларны каза кылу буенча “Яшел трэкер” проекты белән танышты. Әлеге проект телеграм-канал һәм бот эшләүне күздә тота, аны ясау буенча программистлар, SMM-белгечләр һәм контент-мейкерлар шөгыльләнә. Бу башлангычның халык арасында әһәмиятен исәпкә алып, проект өстендә шөгыльләнүчеләр Мөфтидән шәригать мәсьәләләре буенча аңлатмалар, сорауларга җаваплар һәм нәсыйхәтләр алды. Камил хәзрәт идеяне хуплады, киңәшләрен бирде һәм алга таба консультацияләр өчен шәригать белгечләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Проект Исламда намаз укуның мөһимлегенә басым ясауга юнәлдерелгән.
Нәзарәттә халыкны кабул итү барышында Мөфти шулай ук азан әйтү буенча сорауларга җаваплар бирде. Кабул итү көненә килүчеләр арасында шәхси гозерләрен җиткерүчеләр дә, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче кешеләрнең дә үз тәкъдимнәре яңгырады.
Татарстан Мөфтиенә приемга язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.