Бүген, мөбарәк Мәүлид аеның беренче көнендә, Кукмара районының Балыклы авылында Үзәк урам, 20 нче йорт адресы буенча яңа «Ихлас» мәчете ачылды. Ул авылның иң матур җирендә урнашкан, 1994 елдан бирле эшләгән иске мәчет урынына төзелгән. 2024 елда җирле халык иске бинаны сүтү турында карар кабул иткән һәм шул ук елның 10 июлендә яңа мәчет төзи башлаган, һәм бер ел эчендә төзеп тә бетергән. Хәзер авылда җәмәгать белән намаз уку, дини йолалар үткәрү, динне өйрәнү өчен уңайлы урын бар.
Яңа «Ихлас» мәчетен ачу тантанасына югары дәрәҗәле кунаклар җыелды, алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, районның төрле оешмалары җитәкчеләре, район аксакаллары, имамнары һәм абыстайлары, төзелешне башлап йөрүчеләр, хәйриячеләр, авыл халкы, шулай ук «IX Мәчкәрә укулары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар бар иде. Җитәкчеләр яңа мәчетнең барлык дин тотучылар өчен рухи үсеш үзәге булуын теләп чыгыш ясады.
Мөфти Камил хәзрәт Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тууына 1500 ел тулуны билгеләп үтүче елның мөбарәк Мәүлид ае башында мәчет ачылуның аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады. Ул шулай ук мөселманнарның көндәлек тормышында мәчетләрнең мөһимлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты, аларны төзүдә катнашкан һәркем өчен килә торган саваплар һәм бәрәкәт турында сөйләп үтте. Камил хәзрәт мәчет төзелешендә катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде, шул нисбәттән һәркайсына рәхмәт хатлары тапшырды.
Мәчетне ачу тантанасында катнашкан башка җитәкчеләр һәм дин әһелләре дә халыкка дини тәрбия бирү, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең үсеше мөһимлегенә һәм балаларны ислам традицияләренә туры китереп тәрбияләүнең кирәклегенә игътибар иттеләр.
150-200 кеше сыйдырышлы яңа мәчет төзелешенә “Урал” оешмасы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов зур өлеш керткән.
Мәчетнең беренче катында ир-атлар өчен 200 кеше сыйдырышлы иркен намаз залы, шулай ук имам бүлмәсе урнашкан. Аскы катта балалар өчен уку сыйныфлары, хезмәткәрләр өчен бүлмә, ашханә (анда – балага исем кушу һәм никах уку тантаналары, шулай ук Рамазан аенда 150-200 кешегә исәпләнгән ифтарлар үткәрелә) урнашкан.
Бинада бөтен уңайлыклары булган тәһәрәтханә урнашкан. Мәчет электр белән яктырту һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтырылган.
Мәчет территориясе матур койма белән әйләндереп алынган. Мәчеткә килүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган: асфальт салынган һәм газон чәчелгән, парковка бар. Алга таба мәчет янында балалар мәйданчыгы булдыру көтелә.
Балыклы авылының «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы булып 1999 елдан Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган Фәиз хәзрәт Минһаҗев эшли. Мәчеттә ислам нигезләрен укыту белән шөгыльләнүче 4 мөгаллим эшли. Мәчет каршындагы курсларда 3 төркем укучылар белем ала.
Бүгенге көндә Кукмара мөхтәсибәтендә 75 мәчет эшли.