Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәүлид ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

23 август 2025 ел 09:00
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәүлид ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләрем!

Бүген кояш баю белән мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае, сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд ﷺ дөньяга килгән Мәүлид ае җитә.

Һиҗрәт буенча агымдагы 1447 елда Мәүлид ае Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500-еллыгы белән истәлекле. Билгеле булганча, мөселман календаре сөекле Рәсүлебезнең ﷺ 53 яшендә Мәдинәгә һиҗрәтеннән башлана. Әлеге бөек вакыйга Татарстанда ел дәвамында күпләгән чаралар белән билгеләнеп үтәчәк: Мәүлид кичәләре, бәйгеләр, фәнни конференцияләр, спорт ярышлары һ.б. Мисал өчен, Казанда 29нчы август көнне шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме үтәчәк: әлеге дини җыенда хаҗга юлламалар уйнатылачак, илебезнең танылган “Нәшидүл ислам” дуэты халык яратып тыңлый торган нәшидләрне башкарачак. Казанда шәһәркүләм Мәүлид кичәсенә рәхим итегез!

Пәйгамбәребезнең ﷺ тормышы һәм мирасы хакында үгет-нәсыйхәтләр укыла, аңа салаватлар әйтелә һәм догалар кылына торган Мәүлид кичәләрен үткәрү гадәте, һичшиксез, халыкта Аллаһ Илчесенә ﷺ һәм аның Сөннәтенә мәхәббәт тәрбияли, исламның хак кыйммәтләре: миһербанлылык, гаделлек, гыйлемлелек, ата-анага мәрхәмәт, гаиләгә мәхәббәт, хатын-кызга хөрмәт, күршеләр белән тату яшәү турында кабат искә төшерә. Пәйгамбәребез ﷺ кешеләрне шушы сыйфатларга өйрәтергә тырышкан бит. Аның 1500-еллыгы, иншәАллаһ, сөннәтнең актуальлеген ассызыклар һәм анда көн кадагындагы мәсьәләләргә каршы иң кулай чишелешләр барлыгын күрсәтер. Аллаһ Илчесе ﷺ юлыннан иярү һәм аның зирәк нәсихәтләрен истә тоту милләтара һәм динара татулыкны ныгытыр иде, социаль гаделлекне һәм җәмгыятьтә бер-береңә хөрмәтне үстерер иде. Чөнки моннан 14 гасыр элек Аллаһы Тәгалә Үзенең Илчесен ﷺ бар кешелеккә коткаручы буларак җибәргән бит:

وَمَا أَرْسَلْنَاكَ إِلَّا رَحْمَةً لِلْعَالَمِينَ

“[Расүлем!] Без сине [җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп] бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек” (“Әл-Әнбия” (“Пәйгамбәрләр”) сүрәсе, 107нче аять). Бу аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Илчесе ﷺ рәхмәт буларак барлык кешеләргә – мөселманнарга, мөселман булмаганнарга, динсезләргә, җирдә булган һәм җирдә булмаган мәхлүкларга җибәрелгән... Ягъни Аллаһ, Пәйгамбәрне ﷺ җибәреп, һәркемгә иман китерү шарты белән Үзенең Рәхмәтенә ирешү мөмкинлеге бирә.

Билгеле ки, Иблис өч тапкыр: Җәннәттән куылгач, аңа ләгънәт укылгач һәм Пәйгамбәр ﷺ дөньяга аваз салгач, бик каты кычкыра. Ул – Мәүлидкә ачуланучыларның беренчесе. Шуңа күрә ихлас мөэмин-мөселманнар Аллаһ Илчесенең ﷺ дөньяга килүенә шатланып, Мәүлидне үткәргәндә, шайтан сыман ачуланырга ярамас. Татар мәдәниятендә күп гасырлар дәвамында Мәүлид үткәрү гадәте сакланган һәм аңа багышланган халык мөнәҗәтләре дә байтак калган.

Мөхәммәд Мостафа ﷺ – безнең мөкатдәс әфәндебез, кешелеккә җибәрелгән соңгы Рәсүлебез, адәм балаларын гөнаһтан дәвалаучы һәм һидаятькә юнәлтүче. Кыямәт Көнендә барлык мөселманнар өчен шәфәгать кылучы, бу дөньяда хөрмәтлеләрнең иң хөрмәтлесе һәм бакыйлыкта иң мәртәбәле зат... Аллаһы Тәгалә безгә вәгъдә итә:

وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيُعَذِّبَهُمْ وَأَنتَ فِيهِمْ وَمَا كَانَ اللَّهُ مُعَذِّبَهُمْ وَهُمْ يَسْتَغْفِرُونَ

“Син араларында булган чакта, Аллаһ аларны җәзаландырмаячак. [Син араларыннан аерылгач та] Алар [тирәсендә калган зәгыйфь мөэминнәр] мәгъфирәт сораган чакта да, Аллаһ аларны җәзаландырмаячак” (“Әл-Әнфәл” (“Табышлар”) сүрәсе, 33нче аять). Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә иң нык иман белән Пәйгамбәргә ﷺ инанган беренче буын мөселманнарның гөнаһлары өчен җәза булмавын аңлата, чөнки Пәйгамбәр ﷺ алар арасында булган һәм аларны Тәүхидкә өндәгән. Мөселманнарның алдагы буыннары исә, ягъни без, бу бәхеткә ия түгел: Пәйгамбәр ﷺ безнең арабызда юк. Әмма бездә аның мәңгелек Сөннәте саклана. Аллаһ теләсә, аның сөннәтен ныгыту һәм хәерле гамәлләр, күркәм сүзләр һәм ихлас истигъфар белән җанландырып тору безне Яралтучыбызның ризалыгына ирештерер.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтү, китаплар уку һәм аның пәйгамбәрлек еллары, әлеге бөек вазифаны үтәгәндә килеп чыккан могҗизалар турында искә төшерү дөрес булыр. Бу айда изге гамәл-нияттә булыйк! Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең Рәхмәте белән бүләкләсен һәм сөекле Рәсүлебез Мөхәммәднең ﷺ Пакь Сөннәте буенча яшәргә насыйп вә мияссәр кылсын! Әмин.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы