Бүген "Мәрҗани" мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Рәис ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатинның эшлекле очрашуы узды. Әңгәмәдә шулай ук Мөфти урынбасарлары Ришат хәзрәт Хәмидуллин һәм Равил хәзрәт Зөфәров катнашты. Көн тәртибенә Татарстан Диния нәзарәте һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме арасында хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә кагылышлы мәсьәлә чыгарылган иде.
Хәзрәтләр һәм Марат Илшат улы "Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026" статусы һәм Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгы кысаларында уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карадылар.