Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Назраньда II Халыкара Коръән укучылар бәйгесе вакытында Ингушетиядә Иерусалимдагы "әл-Акса" мәчете имамы Мөхәммәд Мостафа Мәхәмид белән очрашты. Дин әһелләре 2 ел дәвамында җәбер-золымга дучар булган, гуманитар кризис кичерүче Газзә халкының хәле турында фикер алыштылар. Газзә секторындагы сионистик режим алып барган хәрби операция ягулык, азык-төлек, су һәм медикаментлар җитмәүгә китерде. Камил хәзрәт бу вакыйгалар уңаеннан ихлас хисләрен белдерде һәм шул вакыт эчендә Диния нәзарәтенең Татарстан мөселманнары һәм Россиянең башка төбәкләре исеменнән җибәргән өч гуманитар йөге турында сөйләде һәм киләсе миссиягә әзерлек планнары белән уртаклашты.
Камил хәзрәт Мөхәммәд Мостафа Мәхәмидкә очрашу истәлеге итеп ислам дөньясындагы беренче басма Коръән – 1803 елда дөнья күргән “Казан басмасы”ның репринт күчермәсен бүләк итте. Бу бүләк Татарстан мөселманнарының, бөтен Россиядәге кебек, Газзәдәге дин кардәшләребез өчен һәм Фәләстыйнне азат итү өчен дога кылуының символик дәлиле булачак. Иерусалимнан килгән кунак беренче басма Коръәннең кыйммәтле нөсхәсен "әл-Акса"мәчете киштәләренә куячагын ышандырды һәм Газзә һәм бөтен Фәләстыйн мөселманнарына бөтен дөньядагы дин кардәшләрнең теләктәшлеге һәм ярдәме кирәклеге турында ассызыклап әйтте. "Әл-Акса" мәчете имамы шулай ук Казан кулъязма Коръәненең нөсхәсен алу мөмкинлеген сорады. Аның белән элергрәк Диния нәзарәтенең кулъязма Коръәнен әзерләү комиссиясе әгъзасы, Курра-хафиз, Мөхәммәд ﷺнең нәсел дәвамчысы шәех Мәъмүн әр-Рави таныштырган иде.