16-18 август көннәрендә Ингушетиянең Назрань шәһәрендә Коръән укучыларның Икенче Халыкара бәйгесе уза. Ул Ингушетиянең беренче Мөфтие Суламбәк Евлоев истәлегенә багышлана. Әлеге чарада шәрәфле кунаклар сыйфатында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация дә катнаша. Мөфти анда Казаннан дөньякүләм танылган дин галимнәре - Татарстан Диния Нәзарәтенең кулъязма Коръәнне әзерләү комиссиясе әгъзасы, Коръән хифзы буенча иң югары дәрәҗәгә ия хафиз (10 кыйраәт белгече), Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, шәех Мәъмүн әр-Рави һәм Болгар ислам академиясе профессоры, шәригать фәннәре докторы шәех Сәйф Асри белән эшли. Аерым алганда, шәех Мәъмүн әр-Рави бәйгенең жюри составында Россияне тәкъдим итә, аннан тыш жюрига Сүрия, Тунис, Төркия һәм Гыйрак шәехләре керде.
Конкурсны Ингушетия Республикасының Тышкы элемтәләр, милли сәясәт, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы белән берлектә «Вошал» хәйрия фонды оештыра. Изге Коръәнне укучылар ярышында 32 илдән, шул исәптән Россия, Төркия, Индонезия, Кытай, Гыйрак, Малайзия, Кения, Германия, Фәләстыйн, Иордания, Сомали, Оман, Франция, Нидерландлар, Иран, Бәхрәйн, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән мәшһүр укучылар һәм хафизлар катнашырга теләк белдерде. Россиядән: Татарстан Республикасы (Казан), Башкортостан, Чечня, Ингушетия, Дагыстан, Кабардино-Балкария республикалары, Омск өлкәсе, Мәскәү һ. б. төбәкләрдән Коръән укучылар бар.
Бәйгенең максаты – яшь мөселманнарны Изге Коръәнне ятлауга һәм өйрәнүгә этәрү, Коръән укучылар арасында сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурсның приз фонды 51 мең доллар тәшкил итә. Ярышлар ике номинациядә уза: «Хифз» (изге Коръән текстын яттан белү) һәм «Тәртил» («Тиләвәт» – изге Коръән текстын матур һәм дөрес уку).
Тамашачылар өчен шулай ук кыйммәтле бүләкләр – ноутбуклар, смартфоннар, планшетлар, гомрәгә юлламалар әзерләнгән.
Татарстан делегациясе шәрәфле кунаклар буларак Ингушетиядә II Халыкара Коръән укучылар бәйгесе эшендә катнаша
17 август 2025 ел 13:40

Соңгы яңалыклар

Урыссуда республика мәдрәсәләре шәкертләре арасында «Иң яхшы кияү» һәм «Иң яхшы килен» милләтара бәйгеләре узачак
11 гыйнвар 2023 ел 09:48

РИИда Россиядә исламның үтеп кергәннән алып безнең көннәргә кадәр чорны колачлаган тарихы турында беренче монография тәкъдим ителәчәк
10 гыйнвар 2023 ел 16:16

2022 ел нәтиҗәләре буенча Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты комитеты реестрында 196 сертификацияләнгән компания теркәлде
10 гыйнвар 2023 ел 09:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы