Әлки районы Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

23 июль 2025 ел 17:24
Әлки районы Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Шимбә көнне, 26нчы июльдә, Әлки районы Иске Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Бу мәчетнең тарихы шунысы белән игътибарга лаек: аның ишекләре совет чорында да дин тотучылар өчен ачык булган.

Мәчетнең 120 еллык юбилеена багышланган чараларда, авыл халкыннан тыш, дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр катнашачак.

Чара сәг. 10.00-дә башлана. Программада кунакларның чыгышлары, вәгазь-нәсыйхәтләр, балалар өчен төрле бәйгеләр каралган.

Фото: Әлки мөхтәсибәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы