Бүген, мөхәррам аеның 20нче көнендә (15нче июльдә), “Татмедиа” бинасында уктан ату буенча “Туган батыр” IV Россиякүләм турнирга багышланган матбугат очрашуы үтте. Журналистлар каршында “Туган Батыр” проектына нигез салучы, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Деготьков һәм ТР Спорт министрлыгының спорт резервы секторы мөдире Айдар Кадыйров чыгыш ясады. Матбугат очрашуы барышында быелгы турнирның үзенчәлекләре, катнашу тәртибе һәм төп чаралар программасы тәкъдим ителде.
2025нче елның 2нче августында (шимбә көнне) Алабуга шәһәрчегендә уктан ату буенча “Туган батыр” IV Россиякүләм турнир узачак. Әлеге чара Татарстан мөфтияте, Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Казан шәһәре “Туган авылым” милли-туристик комплексы, Башкортстан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «МАКСАТ» спорт клубы (Алабуга шәһәре), Россия Федерациясенең җәядән ату федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов уктан ату буенча “Туган Батыр” IV Россиякүләм турнирның әһәмияте турында сөйләде. Ул Алабуганың тарихи өлешендә әлеге турнирны оештыру идеясе барлыкка килү тарихы, аның төп максатлары турында билгеләп, уктан ату буенча спорт төрләре белән шөгыльләнүнең өстенлекләрен раслый торган хәдисләр китерде. Хәлим хәзрәт турнирда катнашу шартлары турында сөйләп, быелгы номинацияләрне аңлатты һәм ярышларда катнашу өчен теркәлү узу 20нче июльгә кадәр дәвам итүен искәртте.
Бүгендә көндә турнирда катнашырга теләк белдереп Россиядән һәм чит илләрдән 50дән артык гариза килеп ирешкән. Алар арасында – Татарстан, Башкортстан, Әстерхан, Омск һәм Киров өлкәсе вәкилләре бар.
Хәлим хәзрәт ассызыклаганча, быел турнир Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында узачак. “Без чын-чынлап балаларда каһарманнар сыйфатларын тәрбияләүне максат итәбез. Турнирда уктан ату күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала, шулай ук аерым ярышларда көч сынашу мөмкинлеге 10 яшьтән алып 15 яшькәчә булган яшүсмерләр өчен дә каралган”, – дип билгеләп үтте Алабуга имам-мөхтәсибе. Турнирның төп кагыйдәсе – барлык катнашучыларга хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт.
Әлеге турнир үзебезнең җирлектә укчыларга үсеш мөмкинлекләре бирүне, аларны үстерү, камилләштерү, халыкара ярышларга әзерләүне дә күздә тота. Хәлим хәзрәт ассызыклаганча, әлеге спорт юнәлеше республикабызда актив үсештә, спортчыларыбызга чыныгу өчен барлык мөмкинлекләр бар.
Радик Абдрахманов үз чыгышында “Туган Батыр” турнирының дүрт ел рәттән үткәрелүче традицион вакыйга булуын билгеләп үтте. Биредә рухи кыйммәтләребезнең мөһим өлеше чагылыш таба. Аны күрү-тою өчен әлеге чарага күпләгән туристлар килә. Турнир дәвамында балалар өчен күпләгән мавыктыргыч мастер-класслар һәм актив уеннар көтелә. Моннан тыш, 2нче август көнне “Туган Батыр” мультфильмының өч сериясе күрсәтеләчәк.
Турнирны үткәрү урыны итеп сайланган Алабуга шәһәрчеге үзенең бай тарихы белән таң калдыра. Ул – X гасыр архитектура һәйкәле саналган борынгы Болгар мәчетенең бер өлеше.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алабуга шәһәрчегендәге борынгы мәчет урынында (Ак мәчет) җәмәгать белән өйлә намазы укылачак.
Турнирда катнашудан тыш, кунаклар ярыш узган көнне үткәреләчәк һөнәрчеләр ярминкәсендә, интерактив зонада һәм мастер-классларда катнаша алачак.
“Туган батыр” турнирында катнашу өчен гаризалар 2025нче елның 20нче июленә кадәр Максат.рф сайты аша кабул ителә.
Катнашучыларның килү вакыты – 2025нче елның 1-2нче августы.
Турнир үзе 2нче август көнне иртәнге тугызда (09.00) башланып, көн дәвамында барачак.
Ярышта катнашу шартлары белән тулырак рәвештә язмага беркетелгән Нигезләмәне укып танышырга мөмкин.
Төп телефоннар:
турнирның директоры:
Газыймов Илнур Якуп улы +7927-040-13-08;
ярыш буенча координатор (уктан ату):
Шәрәфетдинов Камил Сәет улы +7917-924-12-84;
катнашучыларны теркәү өчен җаваплы:
Юнысова Илүзә Рәфыйк кызы +7939-394-2871;
массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр өчен җаваплы:
Абдуллина Кәримә Айрат кызы +7986-923-8657.