Татарстанга Мәккәдән хаҗиларның беренче төркеме кайтты

12 июнь 2025 ел 12:01
Татарстанга Мәккәдән хаҗиларның беренче төркеме кайтты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 16 нчы көнендә (12 июньдә), “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы ярдәмендә хаҗ кылган Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында иртән иртүк аларны хаҗ операторы вәкилләре, якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды.

Беренче булып туган җиргә казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендәге хаҗилар төркеме аяк басты . Аннары кич белән 168 хаҗидан торган тагын 4 төркем кайтты. Иртәгә, 13 июньдә, 150 кешедән торган 3 төркем кайтып җитәчәк.  Алар Җиддәдән (Согуд Гарәбстаны) Казанга «Jazeera Airways» авиакомпаниясенең чартер рейсы белән очып кайта.

“ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы ярдәмендә хаҗ кылган соңгы төркеме Казанга 21 июньдә кайтып җитәчәк дип көтелә.

2025 елда “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы аша Татарстаннан 1800 кеше изге урыннарга китте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы башкарды һәм үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр, һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан беркетелгән 20 табиб озатып йөрде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы