Нәзарәттә Татарстанда Корбан бәйрәме нәтиҗәләре чыгарылды

11 июнь 2025 ел 09:21
Нәзарәттә Татарстанда Корбан бәйрәме нәтиҗәләре чыгарылды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2025 елда республикада Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр чыгарды. Югары дәрәҗәге әзерлек һәм оештыру нәтиҗәсендә, олуг бәйрәм мөселманнарга гына түгел, республиканың барлык күпмилләтле халкына да чын шатлык бүләк итте. Шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә – Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алучыларга – нинди милләттән булуына һәм нинди дин тотуына карамастан, корбан ите тапшырылды.

2025 елда республикада Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре күзәтчелегендә корбан чалу гамәлен башкару өчен 35 махсус мәйданчык, шул исәптән, Казанда 17 мәйданчык оештырылды. Корбан чалу урыннарында барлык корбанлыклар санитария тикшерүен һәм ветеринария күзәтчелеген үтте. Корбан бәйрәме көннәрендә биологик калдыклар эшкәртелеп урнаштырылды.

Татарстан Республикасында махсус оештырылган 35 урында, Казанны да кертеп, барлыгы 11507 баш мал чалынды, шуның 58 е – эре мөгезле терлек. Казанның үзендә 17 корбан чалу урынында 5800 баш хайван чалынды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре арасында беренчелек – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин мөхтәсибәтендә: биредә 2623 баш сарык корбанга чалынды. Аннан соң Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте (1825), Яр Чаллы мөхтәсибәте (1234) һәм Әлмәт (800) мөхтәсибәтләре килә. Казанда иң күп мал чалган урыннар булып “Казан нуры” (2253), “Мәрҗани” (370) һәм “Гадел” (360) мәчетләре, шулай ук башкаланың Бертуган Петряевлар урамы, 6 адресы буенча урнашкан “Корбан-бәйрәм” комплексы (500) тора.

Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды социаль акция кысаларында халыкның мохтаҗ катламнарына тарату өчен 218 баш вак мөгезле терлек һәм 3 сыер чалды. Шулай итеп, быел Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды 4 тоннага якын корбан итен мохтаҗларга тарата һәм социаль проектларга җибәрә. Атна дәвамында 1,5 тонна ит 500 дән артык мохтаҗга – аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга, ятимнәргә, ялгыз өлкәннәргә өләшенә; шулай ук 300 кг ит Татарстанның 6 социаль учреждениесенә тапшырыла. Итнең калган өлешен «Зәкят» фонды суыткычларга саклауга куя һәм ел дәвамында проектларны тормышка ашырганда кулланырга ниятли.

Шулай итеп, 2025 елда Татарстан районнарында һәм Казанда махсус корбан чалу урыннарында, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан чалынган корбаннарны да исәпкә алып, барлыгы 11728 баш мал корбан кылынды.

Татарстан буенча махсус урыннарда 2024 елда – 11007, 2023 елда 13806  баш мал чалынды.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы