Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Нәзарәт мәчетләре барлык теләүчеләрне төрледән-төрле чараларга көтеп кала: алар мәчет янәшәсендә дә, шулай ук җәмәгать урыннарында, паркларда, скверларда, стадионнарда узачак.
Корбан бәйрәменең беренче көнендә, 6нчы июньдә, гает намазыннан соң, балалар өчен аттракционнар һәм карусельләр, мастер-класслар эшләячәк, спорт ярышлары, кыйммәтле бүләкләр каралган Коръән бәйгеләре, рәсем һәм шигырь конкурслары, викториналар, квестлар узачак, тәм-томнар, попкорннар, коймаклар һәм пылаулар булачак.
Шулай ук гаилә бәйрәмнәрендә хәләл ярминкә эшләячәк.
Казанда бәйрәмнәр 4 урында булачак – “Әбүгалисина”, “Котдус”, “Иман Нуры” мәчетләрендә, ә Кремль яр буенда исә – “Корбан Фест” – биредә 10 меңнән артык кешенең катнашуы көтелә.
Корбан бәйрәме көнне гаилә белән кая барырга? Әлеге таблицада барлык актуаль мәгълүмат урын алган.