Газиз дин кардәшләр!
Бүген кояш баеганнан соң Корбан гаете керә. Сезне чын күңелдән шушы олы бәйрәм белән тәбрик итәм!
Корбан гаете – корбан чалып Аллаһының рәхмәтенә ирешү бәйрәме. Ә корбан чалу – ул фида кылу, җаның-тәнең белән Яралтучыга бирелү, буйсыну, Аңа ихластан рәхмәтле булу, Аның ризалыгына игелекләр һәм мохтаҗларга ярдәм аша омтылу. Коръәндә әйтелә:
إِنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ
“Һичшиксез, Без сиңа Кәүсәрне бирдек. [Шулай булгач] Раббың өчен намаз укы һәм [Аның исеме белән] корбан чал”. (“Әл-Кәүсәр” сүрәсе, 1-2нче аятьләр). Кәүсәр – ул гарәп телендә муллык дигән сүз, ә әл-Кәүсәр – Җәннәттәге чишмә. Аллаһ кешеләргә сансыз нигъмәтләр бирде һәм аларны акыл белән кулланырга һәм бер өлешен өммәт файдасына фида кылырга куша. Корбан гаетенең дә мәгънәсе шул: корбан чалып һәм аннан мохтаҗларга, туганнарга, күрше-күләнгә өлеш чыгарып, кеше Раббыбызга үзенең чиксез тугрылыгын һәм рәхмәтләрен белдерә.
Билгеле булганча, корбан чалу – ул тәүхиднең бөек пәйгамбәре, Аллаһының дусты “хәлилуЛлаһ” Ибраһим галәйһисәламнең сөннәте. Ул бөтен калебе белән Яралтучыбызның әмеренә буйсына һәм Аның сынавын үти. Безгә Ибраһим галәйһисәламнән үрнәк алырга кирәк: Аллаһының ризалыгы һәрчак өстен булырга тиеш, ә нәфес һәм теләкләрдән баш тарта белергә кирәк. Бу – пәйгамбәрнең тормышыннан алынган иң мөһим сабак һәм Корбан гаетенең асыл мәгънәсе.
Ибраһим һәм Исмәгыйль (галәйһимәсәлам) күрсәткән тугрылык – тиңсез, әлбәттә. Күпме генә корбан чалсак та, без аларның үрнәген беркайчан кабатлый алмабыз. Аллаһ бездән андый зур корбаннар таләп итми дә. Ул корбанның канына һәм итенә мохтаҗ түгел, ләкин Аңа безнең тәкъвалык кирәк. Коръәндә болай диелә:
لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَكِن يَنَالُهُ التَّقْوَى مِنكُم
“Аларның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тик тәкъвалык кына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 аять).
Корбан чалу – әҗерләргә лаекле гамәл. Корбан гаете көннәрендә Раббыбыз өчен ул кешеләрнең иң яраткан һәм саваплы гыйбадәте. Шуңа күрә аны авырлык белән түгел, ә Аллаһының рәхмәтләренә өмет белән башкарырга кирәк. Калдырган өчен исә гөнаһ языла:
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: " مَنْ وَجَدَ سَعَةً فَلَمْ يُضَحِّ، فَلَا يَقْرَبَنَّ مُصَلَّانَا"
“Кемнең корбан чалырга (матди) мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын” (Мүснәд Әхмәд, 8273).
Корбан гаете - хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануын хәбәр итүче бәйрәм дә. Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 көнендә, Гарәфә көне билгеләп үтелә, һәм Татарстан хаҗиләре хәзерге вакытта - шушы үзәндә, соңыннан алар Мүздәлифәдә ачык һавада төн үткәрәчәк, иртәгә Минага кайта, аннан – Мәккәгә. Сезнең белән безгә исә тәкбир-тәшрик көннәре турында истә тотарга кирәк: 5 июньдә иртәнге намаздан башлап 9 июньдә икенде намазын кертеп, фарыз намазларыннан соң, сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.
Мөхтәрәм милләттәшләр! Кардәшләребезнең иң бәхетлеләре хаҗда булса, икенче бер өлеше махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Мөхтәрәм мөселман хәрбиләре, Ватаныбызны саклаучылар! Сезгә үзебезнең ихлас сәламнәребезне җибәрәбез һәм бәйрәм белән котлыйбыз. Без сезнең өчен һәрвакыт догада, Аллаһыдан сезгә яклау һәм җиңү сорап торабыз.
Шушы мөкатдәс гает көннәрендә барлык мөселманнарга да чалган корбаннарның, укыган догаларның һәм кылган игелекләрнең Аллаһы Тəгалə тарафыннан кабул ителүен телим. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин