Сокуры авылында яңа "Мәдинә" мәчете ачылды

02 июнь 2025 ел 08:39
Сокуры авылында яңа "Мәдинә" мәчете ачылды

Зөлхиҗҗә аеның 5 көнендә, 1 июньдә, Лаеш мөхтәсибәтенең Сокуры авылында яңа "Мәдинә" мәчете ачылды. Бу шатлыклы уңайдан бирегә күпсанлы кунаклар җыелды, ә бала-чагалар өчен күңелле уеннар һәм күчтәнәчләр әзерләнде, кыйммәтле бүләкләр белән Коръән бәйгесе һәм көрәш буенча узыш оештырылды.

Мәчетне салдыруга аеруча зур өлешне үзеннән төзүче Илсур Гомәр улы Дияров кертте. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аңа Рәхмәт хаты тапшырылды. Үзенең җылы сүзләрен аңа шулай ук район башлыгы Илдус Зарипов та җиткерде. Әйтергә кирәк, мәчетне төзү эшендә көченнән килгәнчә гади халык та - мәхәллә әгъзалары да катнашты. 

Мәчетнең төзелеше 2022 елның июль аенда башланды. Адресы: Сокуры авылы, Борхан Шаһиди ур, 1. Ике катлы мәһабәт бинаның зурлыгы 283 кв м тәшкил итә. Мәчет янында төзекләндерелгән чишмә бинасы да тора. Имам-хатыйб итеп Гайнетдинов Марат хәзрәт билгеләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы