Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә халыкны кабул итте

30 май 2025 ел 14:17
Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә халыкны кабул итте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көнендә (30 майда), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга үз проектларын тәкъдим итү, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу өчен килде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфти белән очрашырга теләүчеләргә үзләре күтәргән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият белән бәйле булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт һәм ведомство оешмаларында карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы