Питрәч районы Көек авылында төзелүче “Фатыйма” мәчетенә ай куелды. Изге эштә катнашыйк!

26 май 2025 ел 12:47
Питрәч районы Көек авылында төзелүче “Фатыйма” мәчетенә ай куелды. Изге эштә катнашыйк!

Питрәч мөхтәсибәте Көек авылында төзелүче “Фатыйма” мәчетенә тантаналы рәвештә ай куелды. Әлеге вакыйгада мәхәллә халкы, авыл хәзрәтләре, шәрәфле кунаклар, шулай ук төзелеш алып баруда өлеш керткән иганәчеләр катнашты. Алар арасында – генераль подрядчы һәм төп инвесторларның берсе, “Успех” төзелеш компаниясе ҖЧҖ директоры Дамир Гыйниятов, “Передвижная механизированная колонна “Поволжская” ҖЧҖ генераль директоры Рафис Вәлиәхмәтов һәм башкалар бар иде.

500 кешегә исәпләнгән ике катлы мәчет төзелеше 2023нче елда башланып китә. Ул мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрнең берсе – төзелеш өчен үз җирен биргән Рафис Вәлиәхмәтовның әнисе хөрмәтенә “Фатыйма” дип аталган.

Мәчеттә түбәндәге бүлмәләр һәм уңайлыклар булыр дип көтелә: ир-атлар өчен зур намаз бүлмәсе, хатын-кызлар залы, икенче катта ике уку сыйныфы, имам бүлмәсе, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә.

Шунысын да билгеләп үтик: хәзерге вакытта “Фатыйма” мәчетендә эчке эшләр дәвам итә, су, электр һәм газга тоташтырасы, җылыту җиһазлары аласы, җылы идәннәр куясы һ.б. эшләрне башкарып чыгасы бар. Шулай ук алда әйләнә-тирәне ямьләндерү, машиналар кую урыннары булдыру, инвалидлар өчен уңайлыклар тудыру бурычлары тора.

Мәчетне әзерләп бетерү өчен финанслар таләп ителә. Акчаларны берничә юл белән күчерергә мөмкин. Түбәндә реквизитлар күрсәтелгән.

Питрәч мөхтәсибәтендә 25 мәчет эшли, ә Көек авылында – 3 мәчет: Овражная урамындагы агач мәчет, ике катлы “Фәруаз” (Умырзая ур., 24) һәм “Фатыйма” (Мирная ур., 2) мәчетләре. Яңа төзелүче “Фатыйма” мәчетенә имам итеп Салават хәзрәт Арсланов билгеләнде.

1) Карта номеры: 2202206860442883.

2) Куар-код

3) Банк реквизитлары:

Валюта получаемого перевода: Российский рубль (RUB)

Получатель: ГИНИЯТОВА АДЕЛЯ ИЛНУРОВНА

Номер счёта: 40817810862008929828

Банк получателя: отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк

БИК: 049205603

Корр. счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 165502001

ОКПО: 09265993

ОГРН: 1027700132195

SWIFT-код: SABRRUMMNA1

Почтовый адрес банка: 420012, КАЗАНЬ, УЛ. БУТЛЕРОВА, 44

Почтовый адрес доп.офиса: 420073, Г.КАЗАНЬ, УЛ.ГВАРДЕЙСКАЯ, 22.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы