Бүген, Зөлкагъдә аеның 25 нче көнендә (23 май), Карачай-Черкессия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Черкесск шәһәренең имам Әгъзам Әбу Хәнифә исемендәге Үзәк Җәмигъ мәчетендә җомга вәгазен укыды һәм җомга намазын үткәрде.
Җомга намазында танылган дин әһелләре, шулай ук форумда катнашучылар һәм кунаклар, мәчетнең җирле мәхәллә кешеләре – 4000 нән артык кеше катнашты.
Мөфти Камил хәзрәт дин кардәшләребезгә сөннәткә иярүнең мөһимлеге турында вәгазь сөйләде.
"Сөннәтсез динебезне күз алдына китереп булмый. Коръән безгә нишләргә икәнен әйтә, ә Сөннәт моны ничек эшләргә икәнен өйрәтә. Коръән безгә намаз укырга куша, ә Сөннәт намазны ничек кылырга икәнлеген аңлата. Коръән безгә ураза тотарга куша, ә Сөннәт моны ничек эшләргә икәнлеген әйтә. Коръән хаҗ кылырга кирәк ди, Сөннәт бу йолаларны ничек башкарырга икәнлеген әйтә. Әгәр без Сөннәтне кире каксак, Коръәнне дә кире кагабыз булып чыга. Чөнки Коръән дә Пәйгамбәр ﷺ аркылы килгән", - дип йомгаклады вәгазен Мөфти Камил хәзрәт.
Җомга намазыннан соң Мөфти Камил хәзрәт Карачай-Черкессия Республикасы башлыгы Рәшит Темрезовның әтисе Бориспи Темрезовка мөселманнарның изге Китабы – «Казан басмасы»н тапшырды. Бу бүләкне алгач, ул, рәхмәт әйтеп, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты: 1975 елда Казанда укыганын билгеләп үтте.