Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә "Корбан бәйрәме – 2025" сәхифәсе эшли башлады.
Ул сайттан файдаланучыларга гаетне билгеләп үтү, корбан чалу йолалары тәртипләренә кагылышлы киң таралган сорауларга нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, сәхифәдә гает намазын уку вакыты, нисаб күләме, Казанда махсус корбан чалу урыннары һәм башка мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.
Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.