Татарстан Мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгате

21 май 2025 ел 08:25
Татарстан Мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгате

Газиз милләттәшләрем!

Бүген татар тарихында иң мөһим дата – Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга 922 елда, Алмыш хан чакыруы буенча Болгарга Багдад илчелеге килгәч була һәм ул борынгы бабаларыбызның да, бүгенге Татарстанның да цивилизацияле үсешен билгели.

Мәгълүм ки, Идел буе Болгар дәүләтендә төрле диннәр һәм табынулар таралган була. Ләкин бабаларыбыз исламны сайлый: Х гасырда Хак динебез болгар кабиләләрен берләштерсә, хәзерге заманда Татарстанның күпдинле җәмгыятендә татулык һәм тынычлыкны саклый. Ни өчен шулай? Җавапны Коръәндә табабыз:

قُلْ آمَنَّا بِاللَّهِ وَمَا أُنزِلَ عَلَيْنَا وَمَا أُنزِلَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطِ وَمَا أُوتِيَ مُوسَى وَعِيسَى وَالنَّبِيُّونَ مِن رَّبِّهِمْ لَا نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِّنْهُمْ وَنَحْنُ لَهُ مُسْلِمُونَ

«Әйт: “Без Аллаһка, һәм безгә иңдерелгәннәргә, Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъкубка (галәйһимүсәлам) һәм (Ибраһим белән Исхакның) оныкларына иңдерелгәннәргә, Муса һәм Гайсәгә (галәйһимәсәлам) һәм бүтән пйәгамбәрләргә Раббыларыннан бирелгәннәргә иман китердек. Аларның бер-берсе арасында һичнинди аерма ясамыйбыз. Без бары Аңа (Аллаһка) гына буйсынабыз» (“Әлү Гыймран” сүрәсе, 84 аять).

Бу аятьтә санап кителгән пәйгамбәрләр - кешелек тарихында иң бөекләре. Ягъни  Аллаһының бу сүзләре шул хакта: татарларның борынгы бабалары дөньядагы барлык халыклар өчен җибәрелгән динне кабул иткән, ул Адәм галәйһисәламнән башланган һәм аны хаклык буларак Раббыбызның барлык рәсүлләре дә дәгъвәт кылган. Чын мәгънәсендә толерантлык һәм сабырлык дине, исламның дәвамчылары – мөселманнар – Аллаһының барлык Китапларына ышана, Аның кешеләргә җибәрелгән пәйгамбәрләрен олылый. Бу – иманыбызның шарты, безнең бурыч.

Татарлар ислам динен 1100 елдан артык тота. Динебез безне милләт буларачак формалаштыра, мәдәниятебезне үзенчәлекле ясый, үзебезнең язмага, әдәбиятыбызга, фәннәргә үсеш бирә... Шунысы мөһим: татар дини илаһиятында һәрчак аеруча зур игътибарны гыйлемнәрне тапшыруның өзлексез чылбырына – Рәсүлебезгә ﷺ барып тоташкан иснәдкә биргәннәр. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Морад Рәмзи, Габдрәшит Ибраһимов, Галимҗан Баруди кебек барлык мәшһүр татар дин галимнәре һәм аларның укучылары әнә шундый иснәдкә ия. Димәк, татарлар тоткан ислам борынгыдан ук дөрес һәм чиста булган. Менә ни өчен татар галимнәренең хезмәтләрен бүгенгәчә бөтен мөселман дөньясы файдалана. Һәм хәзерге заман татарларының бурычы – үз галимнәренә иярү. Морад Рәмзи болай язган: “Татар имамнары һәрчак иманнары буенча сөнниләр, гакыйдәдә матуриди, гамәлләрендә хәнәфи булган, һәм алар арасында бидгатьне таратучылар булмаган”.

Кадерле милләттәшләр! Аллаһ татар халкын Үзенең иң олы рәхмәте белән бүләкләгән – иманлы мөселман булырга, Аның яраткан өммәтеннән булырга язган. Шул ук вакытта ислам безнең өчен дә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен дә ике дөньяда котылу чарасы булып тора. Чын күңелдән Раббыбыздан татар милләтенә тәүфикъ һәм һидаять сорыйм, безгә иманлы дәвамчылар бирергә үтенәм, көферлектән сакла һәм Үзенең сөекле халыкларыннан ит, дип дога кылам.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы