Т-Банк ислам банкингы экосистемасының яңа продуктын – тулысынча ислам кануннарын исәпкә алып эшләнгән брокерлык счетын эшләтеп җибәрә. Хәзер мөселманнар брокерлык счетын ача алачак, анда сатып алу өчен бары хәләл инвестицион инструментлар гына булачак. Яңа продукт “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025” Халыкара икътисади форумы кысаларында тәкъдим ителде.
Моңа кадәр акцияләрнең хәләллеген тикшерү өчен клиентларга өстәмә рәвештә махсус түләүле кушымта йөкләп алырга кирәк иде. Түләүсез хәләл инвестицияләр сервисы ярдәмендә Т-Банк клиент эшне гадиләштерде: брокер барлык кәгазьләрне үзе фильтрлаган һәм аларның ислам хокукы нормаларына туры килүен тикшергән. Сервис AAOIFI (Ислам финанс учреждениеләренең бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы) халыкара стандартлары буенча эшләнгән һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Чечен Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан хупланган.
Ислам нормаларына туры килми торган инструментлар, мәсәлән, опционнар, фьючерслар, облигацияләр һәм өстенлекле акцияләр сатып алу мөмкин булмаячак. Хәләл брокер счетында инвесторлар хәләл акцияләр киштәсен күрәчәк: бу акцияләрне эмитент-компанияләр алдан ислам кануннарына туры килүен тикшереп алган.
Клиентлар барлык кагыйдәләр белән хәләл инвестицияләр буенча эшне башлар алдыннан тәкъдим ителә торган махсус укытуда таныша ала.
Сервистан Ислам дебет картасының яңа һәм гамәлдәге клиентлары файдалана ала. Әлеге карта –Россиядә ислам банкингы системасын формалаштыру буенча Үзәк Банк эксперименты кысаларында 2024нче елның октябрендә Т-Банк тарафыннан эшләтеп җибәрелгән беренче продукт. Хәзерге вакытта гамәлдә булган брокерлык счетын көйләү өчен, банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сервис Android һәм iOS операцион системаларын кулланучылар өчен гамәлдә.
Әсхәт Гыйниятов, Т-Банкның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе: “Без бу сервисны ислам нормаларын үтәүче клиентларның тормышын гадиләштерү һәм яхшырту өчен эшләтеп җибәрдек. Т-Банкта Россиядә әлегә тиңе булмаган хәләл брокерлык счетын ачу өчен уникаль мөмкинлек барлыкка килде. Әмма без моның белән генә тукталып калырга җыенмыйбыз һәм инде хәзердән үк ислам нормаларына һәм этикасына туры килә торган яңа продуктлар өстендә эшлибез. Бүгенге көндә ислам банкингы Россиядә формалаша гына әле. Без банкингның нигезле яңа стандартларын билгеләүче һәм башка банкларда да кулланыла торган ислам финанс технологияләренә нигез салучылар булып торабыз”.
Т-Банкның киләчәккә планнары – хәләл банк продуктлары экосистемасын алга таба үстерү. Аерым алганда, быел ислам стикерлары, мурабаха (хәләл рәвештә өлешләп түләү) һәм хәләл премиум-хезмәт күрсәтүне эшләтеп җибәрү планлаштырыла.