"Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025" XVI халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты буенча комитеты белән Кыргызстан, Казахстан һәм Беларусь Республикасының хәләл сертификацияләү өчен вәкаләтле органнары арасында үзара тану турындагы Меморандумнар имзаланды. Хәзер Комитетның хәләл өлкәсендәге хезмәттәшлеге Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Халал Даму» стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге; Кыргызстан Республикасы Икътисад һәм коммерция министрлыгы каршындагы «Хәләл индустрияне үстерү үзәге» дәүләт учреждениесе һәм Белоруссиянең «БелХәләл» ҖЧҖ «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге белән документаль рәвештә беркетелде.
Әлеге меморандумның предметы булып хәләл индустриясен үстерү һәм ныгыту, идарә итү, җитештерү процессларын яхшырту, стандартлаштыру, сертификацияләү өлкәсендә хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты менеджменты системаларын кертү, шулай ук яклар арасында хәләл сертификатларын гомуми тану максатында якларның һәрьяклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыру тора.
Кыргызстан, Казахстан һәм Беларусь Республикасының хәләл сертификацияләү буенча әйдәп баручы илкүләм үзәкләре Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетын Россия Федерациясеннән танылган хәләл сертификацияләү органнары исемлегенә кертәләр.
Әлеге меморандум кысаларында яклар үз компетенцияләре кысаларында бер-берсенә ярдәм күрсәтәләр, мәгълүмат алмашалар, ике якның да законнарына каршы килми торган уртак гамәли һәм фәнни проектларда һәм уртак эшчәнлекнең башка төрләрендә катнашалар.
Яклар «Хәләл» индустриясен үстерүдә уңайлы шартлар тудыру өчен үзләренең матди-техник базасын, белем бирү ресурсларын, административ мөмкинлекләрен, шулай ук әхлакый-этик һәм дини-рухи нормаларны файдаланырга йөкләмә ала.
Фотосурәтләр: Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты буенча комитеты.