Бүген, зөлкагъда аеның 17 нче көнендә (15 май), “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025” XVI Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Диния нәзарәте һәм Фарсы култыгына кергән гарәп дәүләтләре һәм Йәмән Республикасы хезмәттәшлек советының аккредитация үзәге арасында Меморандум имзаланды. Меморандумга Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Фарсы култыгына кергән гарәп дәүләтләре һәм Йәмән Республикасы хезмәттәшлек советының аккредитация үзәге генераль директоры Мотеб әл Мезани кул куйды
Документны имзалауның максаты – хәләл индустриясе, стандартлаштыру, сертификацияләү, кадрлар әзерләү, мәгълүмат алмашу һәм хәләл продукцияне халыкара базарларга чыгаруга теләктәшлек итү өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекне үстерү.
Уртак эш юнәлешләренә стандартлар, спецификацияләр һәм регламентлар алмашу; техник җайга салу өлкәсендә хезмәттәшлек итү; стажировкалар һәм укыту программаларын оештыру; экспертлар алмашу һәм уртак тикшеренүләрдә катнашу; хәләл продукцияне: азык-төлек товарларын, косметиканы башка категорияләргә мәгълүмати яктан теләктәшлек итү керә.
Әлеге Меморандумны имзалау стратегик әһәмияткә ия. Документ Россия хәләл сертификацияләү системасына чит ил партнерлары тарафыннан ышанычны арттырырга ярдәм итә, җитештерүчеләрнең экспорт мөмкинлекләрен киңәйтә һәм Татарстан Республикасының Россиядә хәләл индустрияне үстерүнең төп үзәге буларак позициясен ныгыта. Меморандум шулай ук фәнни һәм мәгариф өлкәсендә алмашу өчен яңа офыклар ача, стандартларны җайга салуга, бердәм инфраструктура булдыруга һәм хәләл товарлар җитештерү һәм куллану өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек өчен уңайлы эшлекле мохит булдыруга ярдәм итә.