Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршы алып, Татарстан мөфтияте махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларга чираттагы гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Диния нәзарәте делегациясе янәдән Луганск юнәлешендәге алгы сызыкка барды: биредә 621нче артиллерия дивизионы һәм “Батыр” батальоны сугышчылары белән очрашты.
Татарстан мөселманнары исеменнән солдатларга гуманитар йөк тапшырылды, ул сугышчыларның теләкләрен искә алып әзерләнде: кыр шартларында туклану өчен хәләл коры ризык һәм киптерелгән җиләк-җимешләр, медицина препаратлары, авыртуны баса торган дарулар кергән аптечкалар, компьютер техникасы, портатив заряд станциясе, элемтә өчен Starlink, “Терминатор” сигналны басу җайланмасы, урын-җир кирәк-яраклары һәм маскировка челтәрләре. Моннан тыш, солдатларга машина көпчәкләре (16 данә) һәм “КамАЗ” аккумуляторлары китерелде.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Нәзарәт СВО зонасының алгы сызыгына 20ләп тапкыр гуманитар йөк илтеп кайтты, 3 мотоцикл, 2 мобиль мәчет, 7 автомобиль җибәрде, сугышчыларны 40 комплект хәрби кием белән тәэмин итте, 165 мең догалык бастырды. Нәзарәтнең 4 полк имамы фронтта хезмәт итә, 27 хәзрәт һәм мөфтият хезмәткәре солдатларның рухын күтәрү өчен алгы сызыкка барып кайтты.