Рамазан аенда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәхәлләләрендә очрашуларны дәвам итә. Рамазанның 2 нче көнендә (2 март) Мөфти Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә дин кардәшләребез белән очрашты. Камил хәзрәт ураза тотуның фазыйләтләре, Коръән уку һәм өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук, мәчет имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбировны юбилее белән котлап, аңа Диния нәзарәте оешу нисбәтеннән гамәлгә куелган 30 еллык медален тапшырды. Мөселманнар, Мөфти җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, ифтар мәҗлесендә катнашты.
Мөфти Казанның "Миргазиян" мәчетендә ифтарда катнашты
05 март 2025 ел 12:34

Соңгы яңалыклар

Нәзарәт Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100-еллыгы бренды идеясенә бөтенроссия бәйгесен уздыра
15 февраль 2021 ел 09:56

Ульяновскида милләттәшләргә Коръәннең ТР МДН әзерләгән мәгънәви тәрҗемәсен тәкъдим иттеләр һәм дини-милли үзаң турында сөйләделәр
15 февраль 2021 ел 08:49
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы