Рамазан аенда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәхәлләләрендә очрашуларны дәвам итә. Рамазанның 2 нче көнендә (2 март) Мөфти Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә дин кардәшләребез белән очрашты. Камил хәзрәт ураза тотуның фазыйләтләре, Коръән уку һәм өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук, мәчет имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбировны юбилее белән котлап, аңа Диния нәзарәте оешу нисбәтеннән гамәлгә куелган 30 еллык медален тапшырды. Мөселманнар, Мөфти җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, ифтар мәҗлесендә катнашты.
Мөфти Казанның "Миргазиян" мәчетендә ифтарда катнашты
05 март 2025 ел 12:34

Соңгы яңалыклар

Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы бренды идеясен эшләүгә бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды
28 май 2021 ел 09:00

Казанда туган телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган студентлар конференциясе узды
27 май 2021 ел 16:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы