Рамазан аенда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәхәлләләрендә очрашуларны дәвам итә. Рамазанның 2 нче көнендә (2 март) Мөфти Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә дин кардәшләребез белән очрашты. Камил хәзрәт ураза тотуның фазыйләтләре, Коръән уку һәм өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук, мәчет имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбировны юбилее белән котлап, аңа Диния нәзарәте оешу нисбәтеннән гамәлгә куелган 30 еллык медален тапшырды. Мөселманнар, Мөфти җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, ифтар мәҗлесендә катнашты.
Мөфти Казанның "Миргазиян" мәчетендә ифтарда катнашты
05 март 2025 ел 12:34

Соңгы яңалыклар

Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы булды. Татарстан мөфтие аның башкарма дирекциясе белән очрашты
14 гыйнвар 2022 ел 14:26

Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы тәкъдим ителде
12 гыйнвар 2022 ел 19:49

Татарстан мөфтие Нәзарәтнең 1100-еллык кысаларындагы башлангычлары хакында сөйләде
12 гыйнвар 2022 ел 18:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы