Рамазан аенда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәхәлләләрендә очрашуларны дәвам итә. Рамазанның 2 нче көнендә (2 март) Мөфти Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә дин кардәшләребез белән очрашты. Камил хәзрәт ураза тотуның фазыйләтләре, Коръән уку һәм өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук, мәчет имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбировны юбилее белән котлап, аңа Диния нәзарәте оешу нисбәтеннән гамәлгә куелган 30 еллык медален тапшырды. Мөселманнар, Мөфти җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, ифтар мәҗлесендә катнашты.
Мөфти Казанның "Миргазиян" мәчетендә ифтарда катнашты
05 март 2025 ел 12:34

Соңгы яңалыклар

Мөфтияттә тугызынчы тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды – намаз укырга өйрәнергә 111 кеше язылды
12 март 2022 ел 13:01

Чирмешәндә төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылды. Беренче җомга намазын мөфти алып барды
11 март 2022 ел 14:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы