Рамазан аенда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәхәлләләрендә очрашуларны дәвам итә. Рамазанның 2 нче көнендә (2 март) Мөфти Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә дин кардәшләребез белән очрашты. Камил хәзрәт ураза тотуның фазыйләтләре, Коръән уку һәм өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук, мәчет имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбировны юбилее белән котлап, аңа Диния нәзарәте оешу нисбәтеннән гамәлгә куелган 30 еллык медален тапшырды. Мөселманнар, Мөфти җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, ифтар мәҗлесендә катнашты.
Мөфти Казанның "Миргазиян" мәчетендә ифтарда катнашты
05 март 2025 ел 12:34

Соңгы яңалыклар

Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән мобилизацияләнгән мөселманнар үтенече буенча махсус дога җыентыклары өстәмә тираж белән бастырылачак
12 октябрь 2022 ел 08:53

Хәзерге заман ислам фәненә беренче тапкыр XIX–XX гасыр башында татар дин галимнәренең Коръән белеме өлкәсендә керткән өлеше тәкъдим ителде
11 октябрь 2022 ел 12:14

igelek.tatar сайты аша Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә өлеш кертергә була
11 октябрь 2022 ел 09:41
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы