Рамазан аенда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәхәлләләрендә очрашуларны дәвам итә. Рамазанның 2 нче көнендә (2 март) Мөфти Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә дин кардәшләребез белән очрашты. Камил хәзрәт ураза тотуның фазыйләтләре, Коръән уку һәм өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук, мәчет имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбировны юбилее белән котлап, аңа Диния нәзарәте оешу нисбәтеннән гамәлгә куелган 30 еллык медален тапшырды. Мөселманнар, Мөфти җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, ифтар мәҗлесендә катнашты.
Мөфти Казанның "Миргазиян" мәчетендә ифтарда катнашты
05 март 2025 ел 12:34

Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтиятендә 140тан артык укучыга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды
31 август 2023 ел 12:14

Мөфти ислам финансларына шәригать күзәтчелеге турында: “Без мөселман җәмәгатьчелеге алдында зур җаваплылык тотабыз”
29 август 2023 ел 14:51

Татарстан Рәисе Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга РФ Президентының Рәхмәтен тапшырды
29 август 2023 ел 14:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы