Казанның «Гаилә» мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм йөзеннән «Гаилә җылысы» дип аталган акция тәмамланды. Акция кысаларында мөслимәләрне сугышчыларга җылы оекбашлар бәйләргә һәм, гомумән, аларга кирәкле җылы киемнәрне җыеп-тупларга чакырдылар. Акциядә Казан һәм бөтен Татарстан халкы актив катнашты. Нәтиҗәдә «Гаилә»дә якынча 2000 пар йон оекбаш бәйләнде! Бүген мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан Республикасы Мөфтиенең территорияләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровка махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен нәкъ менә шул кадәр җылы бүләк тапшырды. Күчтәнәчләр якын арада Диния нәзарәте делегациясе тарафыннан алгы сызыктагы сугышчыларга барып җитәчәк. Диния нәзарәте барлык гуманитар йөкләрне турыдан-туры махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга тапшыра.
"Гаилә" мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен 2000 пар йон оекбаш бәйләделәр!
28 гыйнвар 2025 ел 15:09

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проекты сигезенче тапкыр укучылар кабул итә
27 сентябрь 2021 ел 12:00

Татарстан мөфтие Минск Җәмигъ мәчете имамы Максат хәзрәт Овезов белән очрашты
24 сентябрь 2021 ел 17:30

РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллин исеменә дәвалану өчен акча тапшырды. Акча җыю дәвам итә
24 сентябрь 2021 ел 14:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы