Казанның «Гаилә» мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм йөзеннән «Гаилә җылысы» дип аталган акция тәмамланды. Акция кысаларында мөслимәләрне сугышчыларга җылы оекбашлар бәйләргә һәм, гомумән, аларга кирәкле җылы киемнәрне җыеп-тупларга чакырдылар. Акциядә Казан һәм бөтен Татарстан халкы актив катнашты. Нәтиҗәдә «Гаилә»дә якынча 2000 пар йон оекбаш бәйләнде! Бүген мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан Республикасы Мөфтиенең территорияләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровка махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен нәкъ менә шул кадәр җылы бүләк тапшырды. Күчтәнәчләр якын арада Диния нәзарәте делегациясе тарафыннан алгы сызыктагы сугышчыларга барып җитәчәк. Диния нәзарәте барлык гуманитар йөкләрне турыдан-туры махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга тапшыра.
"Гаилә" мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен 2000 пар йон оекбаш бәйләделәр!
28 гыйнвар 2025 ел 15:09

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы "Ак Барс" банкы белән берлектә «Мөселманнар өчен банк карталары» проектын эшләде
31 август 2022 ел 10:11

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Мөхәммәдиянең» яңа тулай торагын һәм бинасын күреп киттеләр
30 август 2022 ел 17:42

Нәзарәтнең "Зәкят" фонды Донецк һәм Луганск качаклары балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итте
29 август 2022 ел 17:35

Мөфти Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышын Коръән укып ачып җибәрде
29 август 2022 ел 12:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы