Казанның «Гаилә» мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм йөзеннән «Гаилә җылысы» дип аталган акция тәмамланды. Акция кысаларында мөслимәләрне сугышчыларга җылы оекбашлар бәйләргә һәм, гомумән, аларга кирәкле җылы киемнәрне җыеп-тупларга чакырдылар. Акциядә Казан һәм бөтен Татарстан халкы актив катнашты. Нәтиҗәдә «Гаилә»дә якынча 2000 пар йон оекбаш бәйләнде! Бүген мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан Республикасы Мөфтиенең территорияләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровка махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен нәкъ менә шул кадәр җылы бүләк тапшырды. Күчтәнәчләр якын арада Диния нәзарәте делегациясе тарафыннан алгы сызыктагы сугышчыларга барып җитәчәк. Диния нәзарәте барлык гуманитар йөкләрне турыдан-туры махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга тапшыра.
"Гаилә" мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен 2000 пар йон оекбаш бәйләделәр!
28 гыйнвар 2025 ел 15:09

Соңгы яңалыклар

“Мөхәммәдия”дә студентлар өчен күренекле шәхесләр белән Лекторий эшли башлады
09 ноябрь 2022 ел 17:31

Мөфти Нәзарәттә Билал Эрдоган җитәкчелегендәге төрек делегациясен кабул итте
09 ноябрь 2022 ел 13:57

Түбән Каманың Үзәк мәчетендә “Намаз – бәхет ачкычы” проектының 6нчы сезоны башлана
08 ноябрь 2022 ел 17:43

Мөфтиятнең яшьләр сәясәте тәҗрибәсе Кемеровода узган динара форумда тәкъдим ителде
08 ноябрь 2022 ел 17:06
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы