Бүген, 2024 елның 15 маенда, Казан епархия Идарәсендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Татарстан митрополиясе башлыгын туган көне белән котлады һәм Татарстан митрополиясе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен саклаганы өчен рәхмәт йөзеннән, «Бердәмлек» медален тапшырды. Очрашу рәсми булмаган аралашу белән дәвам итте.
Татарстан Мөфтие Татарстан митрополиясе башлыгын туган көне белән котлады
15 май 2024 ел 15:49
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү өчен «РамаZан күчтәнәче» акциясе турында игълан итә
08 апрель 2024 ел 11:13
Рамазан-шәриф аенда “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә 180 кеше намазга басты
06 апрель 2024 ел 21:13
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


