Бүген Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә дин кардәшләр белән очрашу үткәрде. Камил хәзрәт халыкка үгет-нәсыйләрен җиткерде, Рамазан аеның фазыйләтләрен аңлатып вәгазь сөйләде. Очрашу барышында шулай ук Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов бүген көн дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясады, аерым алганда, аэропортта һәм хастаханәдә намаз бүлмәләре ачылу хакында таныштырып узды. Очрашудан соң ифтар мәҗлесе үтте. Анда 400 ир-ат катнашты.
Мөфти Түбән Камада халык белән очрашу үткәрде
15 март 2024 ел 18:57
Соңгы яңалыклар
«Мәрҗани» мәчетендә Оман дәүләтенең рухи һәм мәдәни мирасы турында Халыкара күргәзмә ачылды
29 ноябрь 2025 ел 16:30
“Ислам. Беренче адымнар”ның 16 нчысы тәмам: 20-85 яшьтәге 150 кеше намазга басты
29 ноябрь 2025 ел 16:12
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы











