Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 14нче көнендә (27нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова белән очрашты. Очрашуның максаты киләсе 2024нче елга якынча эш планын билгеләү сорауларыннан гыйбарәт булды.
Сөйләшүдә катнашучылар Казанда үткән I Халыкара Коръән бәйгесен искә төшерделәр. Беренче тапкыр үткән конкурс Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгына багышлап үткәрелгән иде. 2024нче елда II Халыкара Коръән укучылар бәйгесен үткәрү планлаштырыла. Ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Нәзарәт белән бергәлектә үткәреләчәк. Җитәкчеләр бәйгене үткәрү буенча уңышлы вакытны билгеләү, катнашучыларның яше, составы, җенесе һ.б., конкурска Россиядән һәм мөселман дәүләтләреннән жюри вәкилләрен җәлеп итү, бүләкләү, экскурсияләр үткәрү һ.б. актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Камил хәзрәт бәйгене җәйнең соңгы аенда – Татарстан Республикасы көне алдыннан үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Барлыгы 50-гә якын илдән катнашучыны җәлеп итү көтелә. Шулай ук киңәшмә барышында Камил хәзрәт танылган мөселман галиме, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы шәех Мәэмүн әр-Рави белән элемтәгә керде һәм аңа жюри комиссиясе рәисе вазыйфасын тапшыру теләген җиткерде. Моннан тыш, бәя бирү комиссиясенә Россия, Мисыр, Ливия галимнәрен чакыру мөмкинлеге каралды.
Исегезгә төшерәбез, I Халыкара Изге Коръән укучылар бәйгесе 2022нче елның 17-20нче май көннәрендә узган иде. Конкурста 50 кеше – чит илдән 30 һәм Россия субъектларыннан 20 кеше катнашты.
Мөфтияттә II Халыкара Коръән укучылар бәйгесен планлаштыру хакында киңәшмә узды
27 декабрь 2023 ел 15:34

Соңгы яңалыклар

Рамазан аена намаз белән: Нәзарәт 15 нче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” курсларын оештыра
24 декабрь 2024 ел 12:35

Мөфтияттә рухи кыйммәтләрне һәм гаилә традицияләрен саклау мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды
23 декабрь 2024 ел 16:39

Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөкне илтеп тапшырды
23 декабрь 2024 ел 10:20
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы