22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне, Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан бүген, зөлкагдә аеның 23 нче көнендә, Татарстан мәчетләрендә барлык сугыш геройларын һәм корбаннарын искә алдылар. Биредә өйлә намазыннан соң изге Коръән аятьләре укылды, аннан соң фронтта, әсирлектә һәлак булучылар, тылда үлүчеләр рухына дога кылынды... Казанда дога кылуның төп мәйданчыгы башкаланың «Кол Шәриф» мәчетендә булды. Мөселманнар Аллаһтан сугыш елларында үлүчеләр өчен хәерлесен бирүен сорады.
Татарстан мәчетләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен дога кылдылар
22 июнь 2022 ел 13:53

Соңгы яңалыклар

Казанда Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак һәм хаҗга юлламалар уйнатылачак
14 август 2025 ел 09:05
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы