22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне, Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан бүген, зөлкагдә аеның 23 нче көнендә, Татарстан мәчетләрендә барлык сугыш геройларын һәм корбаннарын искә алдылар. Биредә өйлә намазыннан соң изге Коръән аятьләре укылды, аннан соң фронтта, әсирлектә һәлак булучылар, тылда үлүчеләр рухына дога кылынды... Казанда дога кылуның төп мәйданчыгы башкаланың «Кол Шәриф» мәчетендә булды. Мөселманнар Аллаһтан сугыш елларында үлүчеләр өчен хәерлесен бирүен сорады.
Татарстан мәчетләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен дога кылдылар
22 июнь 2022 ел 13:53

Соңгы яңалыклар

Нәзарәт һәм Сбербанк Татарстан Рәисе катнашында ислам финансларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзалады
21 февраль 2025 ел 14:45

Нәзарәт мөслимәләрне Бөтенроссия Изге Коръән укучылар бәйгесенең сайлап алу этабында катнашырга чакыра
21 февраль 2025 ел 13:47

Рамазан ае алдыннан Республика балалар клиник хастаханәсендә өченче намаз уку бүлмәсе ачылды
21 февраль 2025 ел 13:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы