Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм тантаналары кунакларына Коръәннең репринт "Казан басмасы" бүләк ителә. Бу – Нәзарәтнең 1100 еллыкны бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектларының берсе. «Казан басма» тарихи нөсхәсе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана кунакларына тапшыру өчен 4000 данә күләмендә бастырылды. Әлеге бүләк татар өммәтенең иң олы казанышы, мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән иң саллы өлеге турында искә төшереп торачак.
1100 еллыкны бәйрәм итү тантаналары кунакларына репринт “Казан басмасы" бүләк ителде
20 май 2022 ел 16:28

Соңгы яңалыклар

Биектау районының Айбаш авылында мәчетне торгызу өчен проект-смета документларын әзерләү башланды
15 ноябрь 2022 ел 17:42

Камил хәзрәт Төркиянең Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре буенча үзәк директоры белән очрашты
15 ноябрь 2022 ел 13:50

Ютазы районында “Фәнис” мәдрәсәсенең 15 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары дәвам итте
14 ноябрь 2022 ел 18:06
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы