Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Хөкүмәтенең Мәдәният, туризм һәм милли сәясәт департаменты вәкилләре Александр Калабанов, Алексей Зенько һәм Евгений Сиренький белән очрашуы булды. Кунаклар Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу тантаналарында катнашу өчен Казанга килделәр. Әңгәмә барышында мөфти аларга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең юбилей кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлары, бәйрәм көннәрендәге төп чаралар программасы турында сөйләде һәм Коръән белеме, Ислам мәгарифе, нәширлек, хәйрия өлкәсендәге эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды. Федераль хөкүмәт вәкилләре Казаннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм зур тарихи датаны бәйрәм итү уңаеннан үзләренең теләкләрен җиткерде. Мөфти хәзрәт кунакларга очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырды.
Нәзарәткә Россия Хөкүмәтеннән кунаклар килде
19 май 2022 ел 13:52

Соңгы яңалыклар

Илфар хәзрәт Хәсәнов «Россия – Азәрбайҗан: милләтара һәм динара татулыкның тарихи тәҗрибәсе” конференциясендә катнашты
23 апрель 2021 ел 15:43

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда тәҗвидтән видеодәресләр бирә башлый
23 апрель 2021 ел 12:24

Рамазанның 10 көне эчендә 3 авыру балага акча җыелды! «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә
23 апрель 2021 ел 11:01

РОСПОТРЕБНАДЗОР мәчетләрдә коронавирус таралуны кисәтү чаралары турында искә төшерә
23 апрель 2021 ел 09:43
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы