Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Хөкүмәтенең Мәдәният, туризм һәм милли сәясәт департаменты вәкилләре Александр Калабанов, Алексей Зенько һәм Евгений Сиренький белән очрашуы булды. Кунаклар Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу тантаналарында катнашу өчен Казанга килделәр. Әңгәмә барышында мөфти аларга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең юбилей кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлары, бәйрәм көннәрендәге төп чаралар программасы турында сөйләде һәм Коръән белеме, Ислам мәгарифе, нәширлек, хәйрия өлкәсендәге эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды. Федераль хөкүмәт вәкилләре Казаннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм зур тарихи датаны бәйрәм итү уңаеннан үзләренең теләкләрен җиткерде. Мөфти хәзрәт кунакларга очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырды.
Нәзарәткә Россия Хөкүмәтеннән кунаклар килде
19 май 2022 ел 13:52

Соңгы яңалыклар

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы рәсми рәвештә Болгардагы Россиякүләм мөселман җыены белән башланып китә
02 гыйнвар 2022 ел 13:26

2021 елда Татарстан Диния нәзарәте 160 авыру бала һәм олыларны дәвалау өчен акча түләде
02 гыйнвар 2022 ел 12:49

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Нәзарәт ниләр башкарды?
02 гыйнвар 2022 ел 11:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы