Алабуга шәһәрендә республика мөселманнары арасында волейбол ярышлары узды. Бәйгедә республиканың 7 районыннан: Алабуга, Түбән Кама, Мөслим, Сарман, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән командалары катнашты. Тагын бер команда - Казаннан мөселман эшмәкәрләре ассоцияциясеннән чыгыш ясады. Искәртик, ярышта Алабуга, Түбән Кама һәм Сарман районнары данын икешәр команда яклады. Шулай итеп, бәйге мәйданчыгында 11 команда көч сынашты. Әлеге спорт бәйгесен Алабуга мөхтәсибәте шәһәрнең “Батыр-фитнес” комплексы белән бергәлектә үткәрде. Уен әлеге комплексның спорт залында узды. Барлык командалар яхшы әзерлек белән килгән иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 һәм 2 урынга Алабуга командалары лаек булды. 3 урынга Аксубай командасы чыкты.
Мөселманнар арасында волейбол турниры узды
16 февраль 2022 ел 09:15

Соңгы яңалыклар

"Гаилә" мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен 2000 пар йон оекбаш бәйләделәр!
28 гыйнвар 2025 ел 15:09

Нәзарәт МХО сугышчыларына тәгәрмәчле мәчеткә акча җыю өчен «Каһарман» акциясен игълан итә
27 гыйнвар 2025 ел 09:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы